«ЭКОТЕХ» халыкара күргәзмә-форумы

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Мәскәүнең “Крокус Экспо” үзәгендә 2016 елның 26-39 апрелендә “яшел” экономикага һәм табигать саклау технологияләренә багышланган, ”Яшел экономика – тотрыклы үсеш нигезе” дигән девиз астындагы халыкара “ЭКОТЕХ” үткәрелә. Күргәзмә һәм аның тирәсендәге әңгәмәләр су, һава, калдыклар, җир, энергия саклау, “яшел” стандартлар, экотранспорт, урман байлыклары, шәһәр тирәлеге, экологик мониторинг һәм контроль, экологик хезмәтләр кебек барлык табигать саклау юнәлешләренә кагылачак. “ЭКОТЕХ”­ның эшлекле программасы пленар сессияләр, панель әңгәмәләре, эшлекле түгәрәк өстәлләр, брифинглар кебек төрле форматларны үз эченә алачак. Федераль экологик советның ачык хисап сессиясе үтәчәк, анда Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Россия Табигать күзәтчелеге вәкилләре, региональ табигать саклау тармаклары министрлары чыгыш ясаячак. “ЭКОТЕХ” үз мәйданнарына хөкүмәт структуралары һәм региональ хакимият вәкилләрен, Россия һәм халыкара компания­ләрнең топ-менеджерларын һәм белгечләрен, дөнья экологик җәмәгатьчелеге эксперт­ларын, алдынгы галимнәрне һәм эшмәкәрләрне җыячак. Россиянең 50ләп төбәгеннән, шулай ук 20 чит илдән (Германия, Кытай, Дания, Финляндия, Япония һ.б.лардан) 1500 компания һәм оешма катнашыр дип көтелә. Чараны Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы үткәрә. Тулырак белешмәләр: http://www.ecotech-expo.ru/ecotech/.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International