Март азагынача Россия Табигать министрлыгы каты файдалы казылма хәзинәләренең яңа классификациясен әзерләп бетерәчәк

2016 елның 5 феврале, җомга

Классификация дәүләт балансы исәпкә ала торган 200дән артык төр файдалы казылма хәзинәләрен раслау мәсьәләләрен көйли, дип хәбәр итә Россия Табигать министрлыгының матбугат хезмәте. Яңа Классификациянең принципиаль аермасы чыгарыла торган хәзинәләр категориясен аерудан һәм яткылыкларны куллануның техник проектларын эзләп табылган хәзинәләрне раслауга кадәр үк әзерләү мөмкинлегеннән тора. Яңа Классификацияне куллану Россия Федерациясе Дәүләт хәзинәләре балансындагы белешмәләрнең дөреслеген һәм минераль чимал базасын үстерүне дәүләти планлаштыруның сыйфатын, аерым алганда чыгару кимәлләрен һәм барлык төр каты файдалы казылма хәзинәләрен яңадан торгызу, яңа тау-индустрия районнарын үзләштерү кимәлләрен күтәрергә булышачак.

Яңа классификация 2018 кертелергә мөмкин. Россиядә 2006 елдан гамәлдә булган классификация асылда, чыгарганда югалтуларны исәпкә алмыйча, геологик запасларны гына исәпкә ала. Шул ук вакытта аерым файдалы казылма төрләре буенча югалтулар шактый зурлыкта. Аерым алганда, тозлар буенча 70%ка кадәр, файдалы казылмаларны җир астыннан чыгарганда – 30%ка кадәр. Гамәлдәге классификация дәүләт һәм бизнес интересларын исәпкә ала, JORC (Австралия күмер ресурсларын бәяләү һәм классификацияләү кулланмасы) классификациясенә максималь якын ителгән, ә күпчелек компанияләр хәзер хәзинә аудитларын шуның буенча үткәрә. Яңа бәяләү системасы чынлыкта чыгарыла ала торган запасларны дәүләт балансында исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International