Мәктәп укучылары, балалар һәм үсмерләр иҗат коллективларында тәрбияләнүчеләр өчен экология буенча “Планета саулыгы? Минем кулда!” дигән халыкара балалар иҗаты конкурсы үткәрелә. Анда катнашу өчен 2016 елның 15 февраленә кадәр рәсемнәр, плакатлар (компьютер графикасы да ярый), эшләнмәләр, видеороликлар я әдәби әсәрләр җибәрергә кирәк. Эшләр әйләнә-тирәлекне, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклауның актуаль аспектларына, экологик проблемаларны чишүгә багышланган булырга тиеш. Яшь категориясе – 17 яшькә кадәр. Чара Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы каршындагы Федераль экологик советның Экологик культура-агарту комиссиясе һәм Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советындагы Табигый мирасны саклау советы катнашында үткәрелә. Максаты – экологик белем бирүне үстерү, яшь буында экологик культура, табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга сак караш формалаштыру, үсмерләрне планетабызның табигый мирасын саклау проблемаларын чишүгә җәлеп итү.
Эшләр город Москва, улица Большая Татарская, дом 35, строение 7, офис 417 адресына кабул ителә.
Тел./факс: (495) 981-30-03, (495) 749-69-39.
Электрон почта: ecobez@list.ru.
Министрлыкның матбугат хезмәте