Экология министрлыгында «Сыерчыклар кайтты» акциясе башлану уңаеннан матбугат конференциясе үткәрелә

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

6 апрельдә 12.00 сәгатьтә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Казан ш., Павлюхин ур. 75) “Сыерчыклар кайтты” еллык табигать саклау һәм экологик агарту акциясе башлану уңаеннан матбугат конференциясе үткәрелә.

“Сыерчыклар кайтты” еллык табигать саклау акциясенең төп вакыйгасы – сыерчык оялары һәм кош җимлекләре ясау буенча балалар конкурсы. Узган елларда ул берничә мең баланы, ата-ананы, укытучыны берләштерә иде. Конкурста катнашу өчен балалар ясаган кош ояларын хәзер шәһәребез урамнарында һәм паркларында күрергә мөмкин. Быел бу акция Казанда инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Элеккечә, конкурста 6 яшьтән олырак булган һәм бала катнаша ала. Катнашуга гаризалар ВКонтакте http://vk.com/maxidom сайтындагы рәсми төркемдә, “Сыерчыклар кайтты конкурсы” темасында кабул ителә.

Конкурска йомгак 19 апрельдә “Черек күл” паркында ясала, анда иң яхшы эшләр сайланып, авторларына кыйммәтле бүләкләр – планшет компьютерлар һәм смартфоннар биреләчәк. Кошлар ояларга яраклы барлык эшләнмәләр паркларда һәм тыюлыкларда урнаштырылачак.

Журналистлар өчен аккредитация 267-68-22 телефоны буенча.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International