«Климат үзгәрү һәм индустриаль шәһәр экологиясе» IV халыкара форум-күргәзмәсе

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
2014 елның 12-14 декабрендә Чиләбе шәһәрендә “Климат үзгәрү һәм индустриаль шәһәр экологиясе” дигән IV халыкара форум үткәрелә. Проектның максаты – экологик һәм энергия саклаучы инновацияләр базарында катнашучылар арасында үзара отышлы эшлекле элемтәләрне ныгыту һәм яңаларын төзү өчен уңайлы шартлар булдыру. Форум кысаларында экологик законнарны куллану, экологик һәм энергия саклаучы инновацион технологияләр иңдерүдән экономик отыш алу мәсьәләләрен тикшерү күздә тотыла. Әңгәмәләрдә Россия Федерациясенең һәм чит илләрнең дәүләт хакимияте, бизнес-элитасы вәкилләре, экология, ресурс саклау һәм маркетинг экспертлары, экологик проектларны финанслаучы оешмалар катнашачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International