ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы мини-футбол ярышларында 4нче урынны алды

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 11-12 октябрендә, Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм академиясендә мини-футбол буенча плей-офф сериясе уеннары булып үтте. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Хисап палатасы командаларын җиңеп, ярымфиналга чыкты, анда барган каты көрәштә исә Татарстан Экономика министрлыгы командасына биреште. 3нче урын өчен матчта Татарстан Министрлар Кабинеты командасыннан җиңелеп, абруйлы 4нче урынны алды. Ярышларның 6 төреннән соң Спартакиаданың тулай исәбендә Экология министрлыгы 187 очко җыеп, командалар арасында 7нче урыннан 5нче урынга күчте.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International