Мәскәүдә «РосПромЭко-2014» 2нче Россия индустрия-экология форумы үткәрелә

2014 елның 27 сентябре, шимбә
2014 елның 16-17 декабрендә Мәскәүдә “РосПромЭко-2014” 2нче Россия индустрия-экология форумы үткәрелә. Аның эшендә Россия һәм дөнья экспертлары, федераль закон чыгару һәм башкару хакимияте органнары вәкилләре, Россия Федерациясенең 50 субъектыннан рәсми делегацияләр, экологик җиһазлар һәм технологияләр җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә эшләүче индустрия предприятиеләре һәм компанияләренең, шулай ук әлеге хезмәтләрне һәм җиһазларны кулланучы компанияләрнең профильле службалары вәкилләре катнашачак.
Аеруча игътибар мөмкин булган иң яхшы технологияләр буенча информацион-техник белешмәлекләр булдыру перспективасына биреләчәк. Форум кысаларында “Тотрыклы үсеш өчен ресурсларны саклау” күргәзмәсе дә үткәрелә, анда товарларның чимал чыгарудан алып калдыкларны утильләштерүгә кадәр булган бөтен яшәү циклында әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысын булдырмау я кыскарту өлкәсендәге Россия һәм чит ил инновацияләре күрсәтеләчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International