Кама елгасы төбеннән киң таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгарганнар

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Кама елгасында киң таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару фактын ачыклау буенча чаралар үткәрде. 14 апрельдән башлап Кама елгасының суднолар йөрешле 640,4-1644 км интервалында уң якта урнашкан Сидоровка кишәрлегендә су төбеннән ком-вакташ токымнары рөхсәтсез чыгарылган. Бу эш ПК 19 йөзмә краны белән РТ 361 һәм “Окский 32” баржаларына төяп, аннары Чаллының “Транслайн” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте участогына озатып башкарылган. Киң таралган файдалы казылма чыгаруның күләме – 2654 тонна.
Шул фактлар буенча материаллар җинаять эше ачу мәсьәләсен хәл итү өчен хокук саклау органнарына тапшырылган.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International