Атна азагында «Сыерчыклар кайтты» конкурсына йомгак ясала

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
13 апрель көнне 10.30да Черек күл паркында “Сыерчыклар кайтты” һәрьеллык табигать саклау һәм экологик агарту акциясенә йомгак ясала. Конкурста катнашучылар ясаган сыерчык оялары һәм кош җимлекләре 10.30дан 11.30га кадәр кабул ителә. Куллану өчен яраклы барлык эшләнмәләр Казан паркларында урнаштырылачак.
Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Казан шәһәр Башкарма комитеты катнашында “Максидом” йорт ремонтлау һәм төзү товарлары гипермаркеты оештыра.
Быел бу чара шәһәр акциясенә әверелде. Анда 6 яшьтән олырак балалар катнаша. Акция турында www.maxi-konkurs.ru сайтында тулырак белешергә мөмкин.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International