Экология министрлыгы хезмәткәрләре Казан автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын тоту һәм кайтару системасын карадылар

2014 елның 4 апреле, җомга
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе белгечләре Техниклар урамы, 100 адресындагы “Лайт төркеме” Сәүдә Үзәге” ҖЧҖ автоягулык станциясендә куелган мотор ягулыгы парларын тоту һәм кайтару системасын карадылар.
Исегезгә төшерәбез – бу эш республиканың автоягулык станцияләрен бензин парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау буенча тармак программасы кысаларында башкарыла. АЗСларны шул системалар белән җиһазлау атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр ташлауның шактый кимүенә һәм тулаем республикада экологик хәлнең яхшыруына китерәчәк. Мәсьәләне чишү бигрәк тә республиканың тыгыз төзелешле һәм автотранспорт ешлыгы зур булган эре шәһәрләре өчен мөһим. 2020 елга кадәр рекуперация системасы белән республиканың 500дән артык шәһәр һәм торак пунктларындагы автоягулык станцияләрен җиһазлау күздә тотыла. Беренче этапта, 2015 азагынача, республиканың дүрт эре шәһәрендә – Казанда, Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада 260лап автоягулык станциясе җиһазланачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International