Россиядә ак барсларны санаганнар

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Россиядә 87 ак барс исәпләнгән, аларның күбесе Алтай Республикасында – «Ирбис» төбәкара ассоциациясе һәм «Сайлюгемский» милли паркы координациясе ярдәме белән 2024 елгы бөтенроссия ак барсларны исәпкә алу нәтиҗәләре шундый.

Иң күп барсларны Алтай Республикасында  күргәннәр – 54 баш. Тагын 15 не Тувада, 11 не Красноярск краенда һәм 7се Бурятиядә яши.

Быел Алтай Республикасында узган ел белән чагыштырганда 10 ак барска күбрәк теркәлгән. Бу территорияне саклау, браконьерлыкка каршы көрәш, ак  барсның азык базасын торгызу буенча эш нәтиҗәләр бирә», – дип билгеләп үтте «Ирбис» ассоциациясенең гомуми җыелышы рәисе Али Узденова.

Исегезгә төшерәбез, ак барс – биек тауларның кырыс шартларында яшәргә җайлашкан бердәнбер эре мәче төре. Ирбисны кыргый табигатьтә күрү мөмкин түгел диярлек. Ул Халыкара табигатьне саклау берлегенең Кызыл исемлегенә кертелгән һәм барлык 12 илдә сирәк яки юкка чыгу хәлендә булган төр статусына ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International