ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Оешмаларның хуҗалык эшчәнлеге һәм аеруча саклана торган территорияләрне карап тоту. Яр Чаллыда Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган региональ экологик конференция узды. Хакимият органнары һәм табигать саклау ведомстволары вәкилләре, табигатьтән рациональ файдалануның хокукый мәсьәләләре турында фикер алышу өчен, Экология һәм табигать саклау музеенда җыелдылар. Конференция эшенең төп юнәлеше Кама буе төбәге предприятиеләренең әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсе законнары таләпләрен үтәве булды. Төбәктә экологик күзәтчелек эшенең ничек гамәлгә ашырылуы турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгече Илшат Гобәйдуллин сөйләде.

Саф су куллануны киметтеләр һәм су агызу системасын яхшырттылар. Яр Чаллы катыргы-кәгазь комбинатында чистарту корылмаларын яңарттылар. Биредә кертелгән чистарту алымы микроорганизмнар файдалануга нигезләнгән. Резервуарларда үстерелгән бактерияләр агызып җыелган суларда булган органиканы ашый, шуның белән комбинат суын зарарлы катышмалардан чистарта.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган иң экологияле предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар конкурста катнашырга чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International