ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Лениногорск шәһәрендә 28 метрлы скважинаны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында ачыкладылар. «ГК «Втормет» ҖЧҖ металл базасы территориясендә җир асты суларын чыгару буенча эшчәнлек гамәлгә ашырыла. Экологлар предприятиенең чыганакларда эшне тиешле лицензиясе булмаган килеш алып барганын ачыклады.

Татарстан экологлары Арча мәктәпләре укучыларына табигать саклау проектларын тормышка ашыруда булышачаклар. Казансу елгасының табигый суына сыйфатлы химик анализ ясауда ярдәм итүләрен сорап, бүген Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министрына мөрәҗәгать иттеләр. Фәрит Габделганиев гражданнарны кабул итүне бүген видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Арча муниципаль районының МБГБУ “Лесхоз урта мәктәбе”ндә экологик юнәлешле фәнни эш белән шөгыльләнәләр. Химия укытучысы сүзләре буенча, еш кына лаборатор анализга зарурлык килеп чыга.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган иң экологияле предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар конкурста катнашырга чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:

Агарту һәм гамәлләр кылырга мотивацияләү. Яр Чаллыда “Экоактивлар-2017” проектын ачу чарасы булды. Укучылар өчен чараны “Чүп.Бүтән.Юк” Бөтенроссия экологик хәрәкәтенең Яр Чаллы бүлекчәсе активистлары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе белән берлектә оештырды. Шәһәр белем бирү учреждениеләре экологик берләшмәләренең 200дән артык вәкиле 1нче Шәһәр Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда җыелды. Бу уку елында табигать саклау акцияләре үткәрүгә планнарны бергәләп билгеләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International