ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2017 ел
җомга

Татарстанда яшьләрнең “Чиста караш” 5-нче Ачык республика социаль экологик реклама конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды. “Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әлеге проект – гражданнарның игътибарын экология мәсьәләләренә җәлеп итүнең нәтиҗәле коралы, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Яшь буынның чиста һәм тирән карашы, бирү формаларының төрлелеге - мәгълүматны төрле яшьтәге кешеләргә җиткерүнең бик яхшы ысулы. Ел саен конкурсның географиясе киңәя бара һәм катнашучылар саны арта, бу проектның әһәмияте үскәннән үсә баруы турында сөйли”.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан калдыклар барлыкка килү, аларны файдалану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплар кабул итә.

Хисаплылык нинди калдыклар һәм күпме күләмдә барлыкка килүен, бу калдыкларның төзелгән договорлар нигезендә нинди махсуслаштырылган оешмаларга тапшырылуын анык аңлау өчен кирәк.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Катнашырга бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган экологик предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

14нче октябрьдә Казанда яшәүчеләрне территорияләрне чистарту буенча экологик акциядә катнашырга чакыралар. Массакүләм чара “Урман атнасы” кысаларында Горки-Әмәт урманында узачак. Чүп-чарны аерып җыячаклар. Кирәкле барлык инвентарьне фестиваль мәйданчыгында алырга мөмкин булачак. Шулай ук бу көнне табигать саклау чарасы кысаларында экологлар һәм яшьләр ЭКОхәрәкәте активистлары үткәрә торган лекцияләрне тыңлау мөмкинлеге дә булачак.

Экология елы кысаларында “Климат һәм җаваплылык -2017” икенче Бөтенроссия конкурсы игълан ителде, анда Россия субъектлары, муниципаль берәмлекләре һәм оешмалары катнаша ала. Ул климат үзгәрү проблемасына игътибар җәлеп итү, парник газлары чыгармаларын киметү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм тарату, корпоротив культураны һәм әлеге өлкәдәге казанышларны күрсәтү максаты белән үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International