ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Алабуга шәһәрендә гражданнарны кабул итте. Очрашуда Каз утравында өмә үткәрү турында һәм атмосфера һавасындагы пычраткыч матдәләрне контрольдә тоту турында мәсьәләләр каралды. “Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренең шәһәр кешеләрен битараф калдырмавы куандыра. Алабугалыларның бу мәсьәләләрне чишү юлларын тәкъдим итүе икеләтә куанычлы”, -дип, гражданнарның актив экологик позициясен билгеләде Фәрит Габделганиев. Татарстанның экология министры шәһәрдә яшәүчеләрнең идеясен хуплады һәм барлык алабугалыларны 7нче октябрьдә булачак өмәдә катнашырга чакырды.

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Алабугада яшәүчеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Президент һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән ул аларга Татарстан бәхете хакына фидакарь хезмәтләре өчен, республика тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

2 метр биеклектәге агач койма Шилнә елгасының яр буе зонасына үтүгә киртә булып тора. Сулык янына үтеп булмавы турында экологларга Тукай районының Санар бистәсендә яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Бу урынга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары чыкты.

Казан белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныфлары укучылары “Табигать көзгесе - 2017" шәһәр балалар фотоконкурсында катнашырга чакырыла, аның оештыручылары булып Казан шәһәре башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Шәһәр балалар экология-биология үзәге тора.

Экологик мастер-класслар, бүләкләр ярминкәсе, танып-белүле уеннар һәм викториналар. Яр Чаллыда “Экоишегалды” бәйрәме узды. Бөтенроссия проекты кысаларындагы чараны “Чистый лист” хәрәкәте активистлары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм шәһәр администрациясе белән берлектә оештырдалар.

Чәчәк атып утыручы спиреялар һәм купшы каштаннар. “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Е.Г. Ласточкина исемендәге Казан мәктәп-интернаты” территориясендә Экология елы кысаларында яшел почмак ачылды. ЭКОзонада “тере” материалны әлеге учреждение укучылары, “Яшел планета” хәрәкәте активистлары, “Балалар һәм яшүсмерләрнең туристлык һәм экскурсияләр станциясе”ндә тәрбияләнүчеләр һәм Казанның 72нче мәктәбе укучылары утыртты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International