Экологик мәгърифәт эшендә көчләрне берләштерү һәм ЭКОтәрбиянең яңа форматын кертү. Бу турыда бүген Яр Чаллыда “Татарстан Республикасының Кама буе төбәге белем бирү учреждениеләрендә экологик грамоталылыкны формалаштыру алымнары” форумында сөйләштеләр. Форум эшендә Яр Чаллының, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск һәм Тукай районнары белем бирү учреждениеләренең 400гә якын педагогы катнашты.