ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Казан ярминкәсенең «Кама» Конференц-залында Анатолий Щеповских исемендәге “Сәнәгать экологиясе һәм иминлек” XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды, ул Татарстан Республикасының беренче әйләнә-тирә мохитне саклау министры истәлегенә багышлап үткәрелде. Мероприятиедә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов мөрәҗәгать итте.

Татарстанның 18 - 27 яшьлек яшьләре Россиядә Экология елына багышланган “Яшьләр планетаның киләчәге өчен җаваплы” дигән Бөтенроссия кыска метражлы фильмнар конкурсында катнаша ала. Оештыручысы булып Perkon Productions, Россия Федерациясе Мәдәнит министрлыгы һәм Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы ярдәме белән «Синергия» университеты тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International