2017 елның 25 октябрендә Мәскәүдә “Геологоразведка” IV Халыкара геологик форумы булачак. Мероприятиедә Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык, Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комиссиясе вәкилләре, геологик разведкалау һәм сервис предприятиеләре җитәкчеләре, файдалы казылмалар чыгаручы компанияләрнең топ-менеджменты катнашачак.