ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Камада «ТАИФ-НК» ААҖдә масштаблы реконструкциядән соң сәнәгать агынты суларын локаль чистарту цехын эшләтеп җибәрүгә багышланган тантаналы чара булды. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Экология елында бу Түбән Кама өчен икенче мөһим вакыйга. Ул шәһәрнең күптән түгел тәртипкә китерелгән чистарту корылмаларын искә төшерде, аларга шикаятьләр күп булган иде. “«ТАИФ-НК»да бу эре проект дүрт ел дәвамында тормышка ашырылды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре регуляр рәвештә “Тәтеш-Водоканал” ААҖ агынты сулары чыгарылу урыннарындагы су сыйфатына мониторинг үткәрәләр. Чираттагы тикшерү кысаларында күпсанлы закон бозулар ачыкланды. Үләмә елгасына чыгарылган агынты сулардан алынган пробада концентрация рөхсәт ителгән иң зур чик күләменнән аммоний буенча (23 тапкыр), нитритлар буенча (5,4 тапкыр), фосфатлар буенча (14,8 тапкыр) артып китә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International