Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре, кешенең яшәү урынына, милләтенә һәм тоткан диненә бәйсез рәвештә, планетада яшәүче һәркемгә кагыла. Бу турыда Байлар Сабасында узган “Мәдәният һәм фән: яңа караш” IV Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар сөйләде. Экология буенча эзләнү эшләрен дөньяның 10 иленнән 200дән артык укучы һәм студент тәкъдим итте.