Экологлар Казансу елгасы акваториясе буенча рейдка чыктылар. Күз алдында – яр буе линияләрендәге законсыз каралтылар һәм чистартылмаган агынтыларны агызып чыгару. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының аналитик контроль буенча махсуслаштырылган үзәк инспекциясе белгечләре табигый суның пробаларын алды. Экспресс-анализлар күрсәтүе буенча, эретелгән кислородның күләме - нормада. Экологик күзәтчелек буенча дәүләт инспекциясе башлыгы Алмаз Закиров гомуми файдаланылыштагы территорияләрдән законсыз объектларны сүтү турында экологларның күрсәтмәләре ничек үтәлүен тикшерде.