ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанның табигый ресурсларга битараф булмаган барлык кешеләре “Сулыкларны чистарту көннәре” экологик акциясендә катнашырга чакырыла. Табигать саклау мероприятиесе Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе белән берлектә уздырыла. Акция кысаларында республиканың су объектларын чистарту буенча өмәләр узачак:

Азнакай районының 2нче номерлы “Теремок” мәктәпкәчә учреждениесендә тәрбияләнүчеләр табигатьтә куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә багышланган экологик дәрестә катнаштылар. Балалар өчен белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре уздырды. Дәрес барышында экологлар балаларга туган якның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында, республиканың уникаль табигый ресурслары турында, кешенең әйләнә-тирә мохит белән үзара йогынтысы турында сөйләделәр.

18 майда VII Петербург Халыкара Юридик Форумы кысаларында “Җир асты байлыклары турында закон – 25 ел үсеш: нәтиҗәләр һәм перспективалар” түгәрәк өстәле булачак. Чара Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы тарафыннан Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык белән берлектә оештырыла. Түгәрәк өстәл “Җир асты байлыклары турында” Россия Федерациясе Законын кабул итүнең 25 еллыгына багышлана.

2017 елның 9-10 июнендә Казанда Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской Федераль экологик советның җиденче күчмә утырышын уздырачак. Россиядә Экология елы үткәрү буенча төп чараларны гамәлгә ашыру буенча фикер алышу планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International