ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2017 ел
җомга

Иртәгә, 13 майда, Әлмәттә “Агачны бергәләп коткарыйк!” табигать саклау акциясе узачак. Макулатура китергән һәр кеше эрбет агачы үсентеләре алачак. Теләүчеләрне сәгать 9да “Нефтьче” культура йорты мәйданында көтәләр. Былтыргы кебек үк, быел да массакүләм акциянең оештыручысы булып

Хезмәткә дә өйрәтер, бизнес-проектлар эшләргә дә ярдәм итәр. Бүген Югары Ослан районында мәктәп яны дендрарие ачылды. Татар Борнашы авылы укучылары 500 яшь нарат һәм 20 тирәк утырттылар. Ничек дөрес утыртырга һәм карарга икәнлеге турында экологлар сөйләде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторы Анна Апаева чараның Экологик белемнәр көненә багышланганын билгеләп үтте: 

Кеше эшчәнлегенең табигатькә йогынтысы, су объектларының пычрануы, чүплекләр ясалу – Экологик белемнәр көнендә Казан шәһәре Идел буе районының 48нче татар-рус мәктәбендә әлеге һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Табигать турында дәресне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эш итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Саферова “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардия” яшьләр оешмасы вәкилләре белән бергә үткәрде. 

Ел саен 12 майда Россиядә һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләрендә Экологик мәгариф көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп максаты – барлык фәннәрдә һәм кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә экологик белемнәрне актуальләштерү.

Экологик датаның Җирдәге һәр кешегә турыдан-туры мөнәсәбәте бар. Чөнки яшькә, милләткә һәм тормыштагы статуска бәйсез рәвештә, планета кешеләрнең туган йорты булып тора. Экологик мәгариф көне кешеләрне ничек итеп экологияне саклау һәм аның һәлактен булдырмыйча калу турында уйланырга өнди.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International