ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2017 ел
дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72-еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре сугыш ветеранын – Әлмәт районының Елхово авылында яшәүче Вилданов Әгъзәметдин Имамовичны котладылар. Әгъзәметдин Имамович сугыш вакытында артиллерияче булган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу булды. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан идарә коллективы ветераннарны котлады, алар, үз чиратында, сугышка кадәрге тормыш турында һәм кырыс Бөек Ватан сугышы елларында язмышлары нинди булуы турында хикәятләре белән уртаклаштылар.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсендә табигать саклау буенча иҗтимагый инспекторларга таныклыклар бирделәр. Идарә башлыгы Рафис Әхмәтҗанов өйрәнү занятиесе уздырды, иҗтимагый инспекторларга эш өчен кирәкле мәгълүматларны үз эченә алган материаллар тапшырдылар. Яшьләр экологик хокук өлкәсендә белемнәр, тәртип бозучылар белән дөрес эш итү һәм ачыкланган закон бозуларны теркәү күнекмәләре алдылар.

Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә “Туган як экологиясе” республика конкурсын башлап җибәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International