ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Тыюлык тарихы кешеләрдә”. Бүген Идел-Кама дәүләт тыюлыгында ачылган күргәзмә шулай атала. Күргәзмәгә беренче булып килүчеләрнең берсе Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев булды. “Миндә шундый тойгылар, әйтерсең лә мин экспедициядә булып кайттым, - дип хисләре белән уртаклашты министр. – Шунысы бик кыйммәтле: күргәзмә буенча экскурсияләрне табигатьне өйрәнүгә күп елларын багышлаган югары квалификацияле белгечләр үткәрә. Валериан Иванович Гаранин – тере легенда. Гомере буе хайваннар экологиясе, герпетология, табигать саклау белән, фән тарихы белән шөгыльләнә торган кеше.

Экология елы кысаларында Балтач районының Нөнәгәр мәктәбендә “Балалар табигать белән гармониядә” төбәкара экологик форумы узды. Чарада Татарстан Республикасы, Киров өлкәсе һәм Мари Эл Республикасы мәктәпләренең 5-11 сыйныфлары укучылары катнашты. Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров мөрәҗәгать итте.

Яр Чаллының чисталыгын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары тикшерә. Бу көннәрдә Татарстанда уза торган санитар-экологик икеайлык кысаларында калдыклар урнаштыруның санкциясез урыннарын ачыклау буенча көн саен рейдлар уздырыла. 

Су һәм һава – Җирдәге тормышның төп чыганаклары. Бу турыда Буаның “Әкият” гомумүстерелешле балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сөйләп кенә калмады, ә исбатладылар да. Су салынган стакан, салфеткалар һәм трубкалар кулланып, балалар ЭКОдәрес кысаларында берничә эксперимент үткәрде. Яшь экологлар су һәм һава үзлекләрен өйрәнде, аларның сыйфатларын анализлады, кеше тормышындагы төп функцияләрен аерып күрсәтте. Белем бирү чарасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International