ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Идел буе округы Арбитраж суды эше Унберенче арбитраж аппеляция суды карарын кире кагу белән тәмамланды. Инде август аенда ук Экология министрлыгы инспекторлары Әлмәт шәһәре эчендә закон бозу очрагын ачыклаганнар иде. Дала Зәе елгасы янында буага керү юлында «Спецгидрострой» ЯАҖ профнастилдан коймалар куйган һәм ярны җир белән күмеп тигезләү эшләре алып барган. Бу урында авыр техника – экскаватор, трактор һәм КамАЗлар эшли. Буаның каршы ягында нигез чокыры казыганнар.

Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында100 яңа яшел почмак барлыкка киләчәк. Республиканың балалар бакчалары һәм мәктәпләре арасында Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан конкурс игълан ителде. Катнашу өчен 2017 елның 15 маена кадәр ирекле формадагы гаризаны ecokonkurs@tatar.ru электрон почтасына бакчада\мәктәптә алып барыла торган экологик мәърифәт эшен тасвирлап һәм ни өчен нәкъ сезнең оешма конкурста җиңүгә лаек икәнне нигезләп язып җибәрергә кирәк. 100 иң актив балалар бакчасы һәм мәктәп территорияләре өчен утырту материалы алачак. 

Түбән Каманың 11нче мәктәбе укучылары #ЭКОяз2017акциясе кысаларында сыерчык оялары ясауда катнаштылар. Канатлы дуслар өчен кош өйләрен укучылар технология дәресләрендә ясадылар. Барысын да якындагы урманга эләчәкләр. Кош өйләре ясау идеясен укучыларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары экологик дәрестә тәкъдим итте. 

Табигать һәм кеше үзара ничек бәйләнгән? Районның су объектлары нинди хәлдә? Нәрсә ул агроэкология? Әйләнә-тирә мохит буенча шушы һәм башка сораулар турында Буа гимназиясе укучылары “Табигать һәм без” дигән XVI район экологик конференциясе кысаларында фикер алышты. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре мөрәҗәгать итте. 

Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләр район башлыгына шәһәрдә җиләк-җимеш бакчасы булдырырга тәкъдим иттеләр. “Җәмәгать урыны шәһәребезне бизәп кенә калмыйча, экологик хәлне дә яхшырта ала”, - дип проектның өстенлеге турында әйтте чыгыш ясаучылар. Территорияне яшелләндерү идеясе “Әлмәттә Экология елы” дигән район семинарында яңгырады. Мероприятиедә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе һәм Әлмәт муниципаль районының Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты хезмәткәрләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International