ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары санитар-экологик икеайлык кысаларында ясаган рейдлары вакытында Тукай районында төзелеш калдыклары өемнәре тапты. Тукай районының (төгәлрәге, Круглое поле һәм Бәтке бистәләренең) табигый матурлыгын тартмалардан, такталардан һәм җиһаз предметларыннан ясалган таулар бозып тора. Чүплекләрнең гомуми мәйданы 120 кв. метрдан артыграк.

Әлмәттә укучылар экологик брейн-рингта катнашты. “Табигатьне белүчеләр” исеме өчен шәһәрнең җиде яшүсмерләр клубы вәкилләре көрәште. Конкурс нәтиҗәләре буенча лидерлык позициясенә җитү өчен, анда катнашучылар бик зур көч куйды. Алар сорауларга бүтәннәрдән тизрәк җавап бирергә, табышмакларга җавап табарга һәм шигырьләр чыгарырга тырышты. 

Атмосфера һавасына чыгармаларның зарары һәм макулатураны икенчел файдалану турында Минзәлә укучылары “Иҗат кырлары” дигән фәнни-гамәли конференциядә фикер алышты. Мероприятие Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында узды. Конференциядә укучылар үзләренең табигать саклау проектларын тәкъдим иттеләр, жюри фикеренчә, алар кызыклы һәм оригиналь килеп чыккан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International