ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Бүген санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстанның Кама Тамагы районында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы дәүләт инспекторлары рейд үткәрде. Тәмте авыл җирлегендә Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары калдыкларны урнаштыруның 6 санкциясез урынын ачыкладылар.

Лениногорск районының Тимәш мәктәбе укучылары экологик олимпиадада катнашты. Мәктәп укучылары өчен бу чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре үткәрде. Табигатьне иң яхшы белүчеләр исемен алу өчен көрәшергә өч команда теләк белдерде: “Экологлар”, “Планета хуҗалары” һәм “Су патруле”.

Әлмәтнең 21нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр экологик дәрестә катнашты. Балалар өчен белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Экология департаментының Әлмәт районы буенча вәкилләре белән бергә үткәрделәр.

Арча урамнарында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды вәкилләре табигать саклау акциясе оештырдылар. Авто ияләренә алар табигатьтә үзеңне дөрес тоту турында белешмәлекләр өләштеләр, үтеп йөрүчеләрне әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәткә һәм чисталыкка өндәделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International