ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанда Ростабигать күзәтчелегенең барлык территориаль органнары җитәкчеләре җыелды. Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров 2016 ел йомгаклары буенча Казанда киңәшмә уздыра.

Алабуга мәктәпләре укучылары әйләнә-тирә мохиткә ярдәм кулы сузарга әзер. Санитар-экологик икеайлык кысаларында укучылар туган шәһәрләрендә табигать саклау мероприятиеләре уздырачак: территорияләрне чүптән чистарту буенча өмәләр, агачлар утырту буенча һәм икенчел куллану өчен калдыклар җыю буенча акцияләр, кече яшьтәге укучылар өчен табигать белеме буенча мавыктыргыч дәресләр. 

Заманның экологик проблемаларын Арча укучылары студентларның һәм мәктәп укучыларының “Фән һәм без” фәнни-гамәли конференциясе кысаларында тикшерде. Актуаль мәсьәләләр - әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, табигый ресурсларны рациональ файдаланмау, легаль булмаган чүплекләр барлыкка килү. Яшь эзләнүчеләр әйләнә-тирә мохит турында докладлар гына ясап калмады, ә экологик проблемаларны хәл итү юлларын да тәкъдим итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International