ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Буаның мәктәпкәчә яшьтәге балалары “ЭКОЯЗ2017” экологик конкурсында катнаштылар. Табигать саклау мероприятиесен балалар бакчасы тәрбиячеләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре белән бергә үткәрде. 

Алма төшәр урын да юк. Күргәннәрдән беренче кичерешләр нәкъ шундый. Авангардная, 91 адресы буенча яшәүчеләр чүплекне үзләренең тәрәзә алдында ук ясаган. Шешәләр, тартмалар, пакетлар һәм башка көнкүреш калдыклары. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторларының Казан шәһәре Идел буе районы буенча рейдлары күңелсез картина белән башланды. Ачыкланганча, туган ишегалларының кыяфәтен якын-тирә йортларда яшәүчеләр үзләре боза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International