ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре калдыкларны энергия чималы итеп файдалану өлкәсендә специальләшә торган «CNIM» француз компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Бүген “Казан Ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Энергоресурс нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” XVII Халыкара симпозиумы кысаларында “Энергонәтиҗәлелекне һәм энергия саклауны күтәрү механизмы буларак экологик сертификацияләү. Тәҗрибә һәм перспективалар” дигән түгәрәк өстәл узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты белән берлектә мероприятиенең оештыручылары булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International