Казан технология милли тикшеренү университеты студентлары һәм аспирантлары “Яшел Урман” лагерында “Яшел ГТО” нормативларын тапшырды. Чара тестлы һәм интерактив этапларда уздырылды. Тест этабында ресурсларны бәрәкәтләү, чүп-чарны аерым җыю, социаль реклама, сәламәт туклану һәм хайваннарга булышу проблемалары буенча сораулар бирелде