ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 14 маенда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелеге инспекторлары Биектау районы Иске Тура авылы янында законсыз рәвештә, лицензиясез килеш файдалы казылма – торф чыгару фактын ачыклаган иде. 16 майда тагын бер рейд оештырып, алар бу эшнең тагы да кабатлануын күрделәр. Карьердан чыгу юлында Камаз, ГАЗ автомобильләре һәм чылбырлы экскаватор тоткар­ланды. Россия МВДсының Биектау район бүлегенең полиция хезмәткәрләре тарафыннан техниканың теркәү номерлары алынды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Россия МВДсының Биектау район бүлегенә табигать саклау законнарын бозу факты буенча җинаять эше кузгату өчен документлар юнәлтте.


Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау дәвам итә.

Чаллыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре “Исхад-А” ҖЧҖнең автоягулык станциясендә нефть продуктларын агызуның йомык системасы белән танышты. Система мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан арытаба нефть базаларында рекуперацияләү өчен автоцистерналарга җыюдан тора.

2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен расланган программаларга ярашлы срокларда җиһазлау белән шөгыльләнә. Чаллыда бүгенгәчә мотор ягулыгы парларын тоту системалары белән инде 40 станция җиһазланган.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International