Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең 52нче урта мәктәбе укучылары өчен шөгыль үткәреп, сигезенче классларга идарәнең эшчәнлеге, әйләнә-тирәлеккә мониторинг алымнары, эштән чыккан бәтәрәйләрне дөрес утильләштерү турында сөйләделәр. Шулай ук лаборатор контроль үрнәкләрен күрсәттеләр, кайбер процедураларны укучылар үзләре башкарып карады.