ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсуслашкан аналитик контроль инспекциясендә Идел-Кама территориаль идарәсе СИАК белгечләре өчен техник уку үткәрелде. Чараның максаты – СИАК белгечләрен 2015 елгы аккредитациягә әзерләү иде. Уку барышында гамәлдәге милли аккредитация системасының законнар базасы өйрәнелде, Үзәк СИАК белгечләре өчен һава һәм индустриаль ташландык пробаларын алу, зур күләмле һәм күпләп ташлауларның параметрларын үлчәү һәм исәпләү буенча практик шөгыль үткәрелде.
Бүген Мәскәүдә Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитетының Югары экологик советының киңәйтелгән утырышы үткәрелә, аның темасы: “Әйләнә-тирәлекне саклау турындагы” № 219 ФЗ федераль законына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” федераль закон кагыйдәләрен тормышка ашыру яктылыгында норматив-хокукый көйләүләрне камилләштерү”. Чарада Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов та катнаша.
Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты рәисе Владимир Кашин үз чыгышында Татарстан химия предприятиеләренең эшен, аерым алганда аеруча куркынычлы калдыклар белән эш итүен уңай бәяләде. “Бүген Татарстанда нормалаштыру турындагы законнарның алдан-ала үтәлүен күрергә мөмкин”, – дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International