ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Ханты-Мансийск шәһәрендә “Кызыл китап балалар карашында” дигән халыкара экологик балалар иҗаты конкурсы башланды. Проект “Коткарырга һәм сакларга” дигән халыкара экологик акция кысаларында, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе эгидасы астында тормышка ашырыла. Максаты – яшь буында экологик культура һәм планетада үсемлек һәм хайван төрләренең кими баруы проблемасына дөрес караш формалаштыру. Конкурста Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче 6-17 яшьләрдәге балалар катнаша ала. Номинацияләре – экология һәм әхлак темасына кагылышлы эссе, фотография, рәсемнәр, графика, скульптура. Шулай ук төрле төбәкләрнең, илләрнең Кызыл китаплары белән танышудан соң, бетә баручы төрләрне аеруча саклаулы территорияләрдә күргәннән соң, фильмнар караганнан соң, зоопаркларда булганнан соң барлыкка килгән тәэсирләр буенча ясалган иҗат эшләре дә кабул ителә. Эшләрне һәм гаризаларны конкурска 31 декабрьгә кадәр бирергә мөмкин.
2014 елның 6 декабрендә Казанның “Ватан” универсаль спорт комплексында, Татарстан Дәүләти һәм муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында, баскетбол буенча төркемнәр раунды үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы аны уңышлы үтеп, плей-оффка чыкты. Чираттагы уен 13 декабрьдә үткәрелә.
Технопаркта (“IT-парк”та) Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре өчен геоинформация системалары презентациясе үткәрелде. Анда катнашучылар “IT-парк”ның эше белән таныштылар, кече һәм урта IT-компанияләрнең офисларында, 40 стартап буенча бизнес-инкубаторда булдылар. ГЛОНАСС+112 экстрен службалар системасы үзәгендә дәүләт хезмәтләре электроникасы өлкәсендәге соңгы казанышлар турында белешмәләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International