ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Балтач районы “Романтик” балаларны савыктыру лагерында иң яхшы экологик плакат конкурсы үткәрделәр. Анда 7–16 яшьлек балалардан торган 7 отряд катнашты. Плакатлар туган як табигатенә сак караш, төрле җирләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, дөньякүләм экологик проблемалар турында булды. Жюри каравына шулай ук “Табигатькә сак караш” темасына төшерелгән рәсемнәр дә тапшырылды. Иң яхшы эшләр өчен дипломнар һәм истәлекле призлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International