Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе, Чистай район һәм шәһәр хакимияте белән бергә, “Чиста ярлар” экологик акциясе үткәрде. Чарада Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидикин, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстанның баш табигать саклау инспекторы Рәмил Низамов, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Дмитрий Шиллер, Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе урынбасары Сәгыйть Жаксынбаев катнашты.