ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Менделеевскида Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының күчмә утырышы булып узды. Министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов үткәргән бу утырышта Менделеевск районында шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрү мәсьәләләре тикшерелде. Шулай ук район территориясендәге карьерлар эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Менделеевск шәһәрендә калдыклар урнаштыру объекты һәм калдыкларны “Мехуборка Групп” ҖЧҖнең чүп-чар төятү станцияләрен кулланып ике этапта ташу системасын оештыру белән дә таныштылар. Шулай ук атмосфераны пычратуга контроль буенча автоматик станцияне (АСКЗА) ураштыру урынын сайлау мәсьәләсе каралды, ул станция “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында әйләнә-тирәлекне саклау, табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм файдалану” дәүләт программасы кысаларында 2014 елда сатып алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International