Мамадыш мәктәбе укучылары өчен эко-стилендә Яңа ел бәйрәме үткәрелгән

2019 елның 28 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Мамадыш районы Зур Шыя урта мәктәбе укучылары өчен бәйрәмчә экологик чара уздырган. Чара барышында балаларга бәйрәмнән соң Яңа ел чыршысыннан файдалану ысуллары күрсәтелгән. Шулай ук мәктәп укучылары экологлар белән берлектә урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, агачлар, табигать күренешләрен искә төшергән. Очрашу кысаларында калдыкларны аерып җыю һәм эшкәртүне гамәлгә кертү мәсьәләләре каралган.

Бәйрәм ахырында кунаклар үз куллары белән коелган ылыс һәм мандарин кабыгы тутырылган хуш исле капчыклар әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International