Кунакчыллык өлкәсендәге осталар Бөтенроссия бәйгесенә чакырыла

2019 елның 13 декабре, җомга

Россия Табигатьне саклау һәм экология министрлыгы,- “Россия – мөмкинлекләр иле” автоном коммерциясез оешмасы белән берлектә, “Кунакчыллык өлкәсе осталары” Бөтенроссия һөнәри бәйгесе кысаларында, туризм һәм кунакчыллык өлкәләрендә сервис стандартларын үстерү һәм әлеге һөнәрнең абруен арттыру максатыннан чыгып, экологик туризм өлкәсендә конкурс үткәрә.

Чара профессионалларның мөмкинлекләрен ачуга, яңа традицияләр булдыру, сайлап алынган һөнәрдә гражданнарның бөтен талантын күрсәтү мөмкинлекләрен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Конкурс өч этапта үткәрелә: теркәлү һәм сайлап алу этабы, төбәк ярымфиналлары һәм финал.  Экспертлар сайлап алу этабы кысаларында 2020 елның гыйнвар – февраль айларында  онлайн-тест форматында конкурста катнашучыларның гомуми һәм профессиональ белемнәрен, акыл сәләтен һәм идарә итүгә осталыгын бәяләячәк. Төбәк ярымфиналлары, февральдән апрель аена кадәр, Россиянең тугыз төбәгендә үткәреләчәк. Финал 2020 елның апрелендә була. 25 җиңүчегә белем эстәүгә сертификат  тапшырылачак, 50се остазлык программасында катнашу хокукы алачак, финалга чыгучыларның һәммәсе туризм өлкәсенең әйдәп баручы компанияләре һәм оешмаларында, шул исәптән Россиянең тыюлык системасы учреждениеләрендә стажировка узуга чакырылачак.

Конкурста кунакчыллык өлкәсендә яңа гына эшли башлаган яшь белгечләр һәм студентлар белән беррәттән, бу өлкәдә инде азу ярган профессионаллар, идарәчеләр, туристлык һәм катнаш оешмалар җитәкчеләре, экологик юнәлештәге иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр, шул исәптән Россиянең тыюлык системасы учреждениеләре җитәкчеләре дә катнашырга мөмкин.

Конкурс турында тулырак мәгълүматлар, шулай ук конкурста катнашу шартлары белән “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтта (www.welcomecup.ru) танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International