Чүплек юкка чыгарылган. Зәйдә территорияне көнкүреш чүп-чарыннан арындырганнар

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе кабул итү бүлегенә ваемлы бер гражданиннан рөхсәт ителмәгән урында чүплек калкып чыгу турында мөрәҗәгать кергән. Экологлар, килеп туган хәлне ачыклау максатыннан, мөрәҗәгатьтә  күрсәтелгән урынга шундук чыгып киткән. Чыннан да, 100 кв. м мәйданда катыргы тартмалар, целлофан капчыклар һәм башка көнкүреш чүп-чарының аунап ятуы билгеләнгән. Әлеге факт буенча Зәй районы башкарма комитетына хат җибәрелгән. Хәзерге вакытта чүплек юк ителгән дә инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International