КФУ студентлары экологик лабораториядә булып кайткан

2019 елның 6 декабре, җомга

Һавадан, су һәм туфрактан пробалар ничегрәк алына? Казан федераль университетының Чаллы институты студентлары әнә шуларны һәм табигатьне саклау мәсьәләсенә кагылышлы тагын бик күп әйберләрне белүгә ирешкән. Булачак студентларга лабораторияләр буенча экскурсияләр оештырылган, атмосфера һавасын саклауга контрольлек һәм су объектларыннан файдалану, аларны саклауга күзәтчелек турында тәфсилләп сөйләнелгән. Егет-кызлар анализлар ясау өчен махсус эшләнгән лаборатория савытлары белән танышкан, шулай ук суның катылыгы ничек билгеләнүен карап торган. Алар су дистилляторы, су бидистилляторы, атмосфера һавасын һәм сәнәгатьтән һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләрне җыю өчен билгеләнгән һава аспираторы белән танышкан. “Студентлар мондый экскурсияләр вакытында махсус инспекция эшчәнлеге белән таныша. Лабораторияне кызыксынып өйрәнә, сораулар бирә, ә без, үз чиратыбызда, аларны кызыксындырырга тырышабыз”, – ди Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International