Экология министрының беренче урынбасары Минзәлә һәм Актаныш районнарында гражданнарны кабул итте

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров бүген Минзәлә һәм Актаныш районнарында яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирде. Гражданнарны кабул итүләр барышында каты коммуналь калдыклар чыгаруга тарифлар булдыру, шулай ук су объектларына аренда килешүләрен төзү тәртибе аңлатылды. Район халкы Коновалово авыл җирлегендә чистарту корылмасын төзүгә, Киров авыл җирлегендә табигатьне саклау чараларын үткәрүгә, Биҗады елгасының яр буйларын ныгыту эшләрен башкаруга ышаныч белдерде. Алынган барлык мөрәҗәгатьләр буенча аңлатмалар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International