Татарстанның Экология министрлыгында җир асты биләмәләреннән файдалану хокукын алуга аукционнар уздырылачак

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 15 җир асты биләмәсеннән файдалану хокукына аукционнар үткәрү турында белдерә: 

 - Дим-Тамак көнбатыш биләмәсе (кирпеч ясау өчен кызыл балчык);

- Төньяк-Юеш-Сәвәләй (известьташ); 

 - Суранчажский (вак ташлы ком);

- Чирмешән чыганагы (кирпеч ясау өчен кызыл балчык);

- Яңа Мазинск (ком-вак таш);

- Шигали (ком);

- Морт (ком);

- Русские Кищаки (кызыл балчык);

- Тавлинское чыганагы (кызыл балчык);

- Күкчә (кызыл балчык);

- Ивановское (төзелеш комы);

- Петровское-2 (ком-вак таш)

- Именьковское-3 (төзелеш комы);

- Восточно-Суровское (кирпеч ясау өчен кызыл балчык);

- Азелеевское (известьташ).

Аукционнарда катнашу өчен гаризалар һәм документлар (озату хаты, ябык конверт, Аукционда катнашу өчен задаток кертүне һәм җыем түләүне раслаган түләү поручениеләренең төп нөсхәләре) кабул итү 2019 елның 12 декабре 16.00 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты белән) кабул ителә.

Аукционнар 2019 елның 25 декабрендә уздырыла.

Бу хакта тулырак мәгълүматлар белән сайтта  (www.torgi.gov.ru) танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International