“Татмедиа”да коррупцион хокук бозуларны кисәтү буенча фикер алышу булды

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

“Татмедиа”да дәүләт хакимияте органнарында коррупцион хокук бозуларны кисәтү мәсьәләсенә багышланган брифинг узды. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышлап үткәрелгән чарада Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе Баш киңәшчесе Салават Рәхимов, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова катнашты. Табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе республикада күзәтчелек чаралары барышында нинди нәтиҗәләргә ирешелүе һәм ведомство тарафыннан коррупциягә каршы көрәш максатыннан нинди чаралар күрелүе турында сөйләде.

“2019 елда Министрлык инспекторлары техник базадан уңышлы файдалану нәтиҗәсендә табигатьне саклау законын бозуның 5 меңнән артыграк очрагын теркәде, закон бозуларның 96%ы юкка чыгарылды. Эштә коррупцион күренешләргә юл куймас өчен видеорегистраторлар кулланыла”, – дип билгеләп үтте Фаяз Шакиров. Ул шулай ук: “Барлыгы 65,9 миллион сумлык штрафлар түләтелде. 26 җинаять эше кузгатылды. Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләтелгән штрафлар күләме 233 миллион сум тәшкил итте. 2018-2019 елларда тәүге тапкыр кылынган административ хокук бозулар өчен һәм кече, урта эшмәкәрлек субъектларына карата 6632 кисәтү ясалды”, – дип белдерде. Спикер экология законын бозу буенча материалларны тикшерү комитетына җибәрү һәм шулар нигезендә җинаять эшләре кузгатуга мисаллар китерде. Шундый очракларның берсе – Бөгелмә районы Восточный бистәсендә туфракка мазут агызу – РФ Җинаятьләр кодексының 159 статьясындагы 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган –  “ОПУ-30” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Кече инешкә 3 класс хәвефлелектәге агулы химик калдыклар агызган,  “КазаньСтройТехника” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте субподрядчысы тарафыннан биналарны сүтүдән калган калдыкларны ташлап калдыру очракларына юл куелган –материаллар Тикшерү комитетына тапшырылган.

Министрлык су законын бозу очракларын булдырмау максатыннан 2013 елдан бирле су объектлары чикләрен билгеләү буенча эшләр башкарып килә. 139 су объектында тиешле эшләр башкарылган. Нәтиҗәдә хисап чорында су законын бозуның 590 очрагы ачыкланып, 6 миллион сумнан артыграк күләмдә штрафлар салынган.

Иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә алына торган хәбәрләр оператив төстә эшкәртелә. Ел башыннан  шундый 12156 хәбәр алынган инде. Моннан тыш Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында иҗтимагый инспекторлар институты булдырылган, хәзерге вакытта иҗтимагый инспекторларның саны – 247.  Соңыннан алар дәүләт хезмәтенә кереп, беренче эш көненнән үк диярлек коррупциягә каршы көрәш чараларына өйрәтелә. Агымдагы елда алар тарафыннан 810 материал тутырылган. Бу – гомуми санның 18 процентын тәшкил итә.

Фаяз Шакиров җир асты биләмәләреннән файдалану өлкәсендә коррупция куркынычын киметү өчен каты һәм файдалы казылмалар запасларының торышы һәм аларның үзгәрүе турында мәгълүматларны кабул итү тәртибенең эшләнеп раслануын билгеләп үтте. Җир асты биләмәләреннән файдаланучыларның һәм аларның маркшейдер оешмаларының җаваплылыгын көчәйтү максатыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләнгән.

“Гражданнар, дәүләт органына теге яки бу йомышы белән мөрәҗәгать итеп, процедураның – тиз, нәтиҗәсенең – сыйфатлы булып чыгасына өметләнә. Министрлык хезмәт күрсәтүләрнең процессын максмаль дәрәҗәдә аңлаешлы һәм үтә күренмәле итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыша”, – дип басым ясап әйтте министрның беренче урынбасары Фаяз Шакиров. Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына 100 процент канәгать булу – моның бик ачык дәлиле (Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча). 2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан юридик һәм физик затларга күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең 14 төреннән калдыклар хасил итү нормативларын һәм аларны урнаштыруга лимитлар билгеләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүгә иң зур ихтыяҗ булган – бу төр буенча барлыгы 377 хезмәт күрсәтелгән.

“Министрлыкта коррупцион күренешләрне булдырмауда Министрлыкның Дәүләти гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт урынындагы тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр бәрелешен җайга салу комиссиясе һәм министр карамагында эшләп килүче Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе эшчәнлеге зур роль уйный. 2019 елның 10 аенда Комиссиянең 6 утырышы үткәрелде. 4 дәүләт хезмәткәренә карата хезмәт урынындагы тәртипкә һәм мәнфәнгатьләр бәрелешен җайга салуга карата таләпләрне үтәмәгән өчен дисциплинар җәза чарасы кулланылды. Коррупцион күренешләр турында мәгълүматлар алу өчен иҗтимагый оешмалар һәм гражданнар белән элемтә оештырылды”, – дип хәбәр итте спикер.

Министрлык 2019 елда 79 торг үткәреп, шулар буенча контрактлар төзегән: 24 торг – электрон рәвештә ачык конкурс формасында, 55е – электрон аукцион формасында. 37 сатып алу хәл ителгән. Анализланыла торган чорда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мөрәҗәгате буенча 2 товар җибәрүче (хезмәт күрсәтүче, эш башкаручы) турында мәгълүмат намуссыз товар җибәрүчеләр (хезмәт күрсәтүчеләр, эш башкаручылар) реестрына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International