Балаларда кирәкле, дөрес гадәтләр булдырырга тырышу. Буада мәктәп укучыларына чүпне аерып җыю турында сөйләгәннәр

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Буа шәһәренең сәләтле балалар өчен интернат-лицеенда, укучыларны калдыкларны аерып җыярга өйрәтү  максатыннан, экология дәресе үткәргән. Укучылар интерактив формада чүпнең ничек барлыкка килүе, аннан ничек котылу һәм өйдәге чүп чиләгенә җыелган чүпнең ничә процентын эшкәртүгә җибәрергә мөмкин булуы турында фикер алышкан. Әлеге балалар учреждениесендә шулай ук батареяләр җыю да оештырылган әле.  Бер атна эчендә барлыгы йөздән артыграк яраксыз ток чыганагы җыелган.

“Бүген алган белемнәрегезне үзегездән кечерәк укучылар, әти-әниләрегез һәм дус-ишләрегез белән уртаклашып, шул рәвешле экологияне саклауга үзегездән өлеш кертә аласыз”, – дип өйрәткән укучыларны чараны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International