Әлмәт компаниясенә калдыклар белән эш итүдә закон таләпләрен санга сукмау ярты миллион сумлык штраф билгеләү белән төгәлләнгән

2019 елның 8 ноябре, җомга

Канализация суларын агызуга килешү бар, ә башкарылган эшләр – юк. Эшчәнлекләрендә ташландык суларын махсус чокырга  агызучы предприятиеләрне тикшерү кысаларында Әлмәттәге базаларның берсендә табигатьне саклау законын бозу ачыкланган. Экологлар үзләренә тапшырылган документларны анализлау барышында, килешү янында башкарылган эшләр актларының булмавы сәбәпле, 2018 елда ташландык суларны суыртып озатылуның расланыла алмавын билгеләгән. Предприятие агымдагы елда ташландык суларны агызу-суырту чараларын фәкать административ тикшерү кузгатылганнан соң гына хәл иткән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары территорияне тикшерү кысаларында шулай ук калдыкларны вакытлыча саклау өчен тиешенчә җиһазланылган урыннарның булдырылмавын да ачыклаган. Яраксызга чыккан көпчәк шиннарының 28,5 кв.м мәйданда туфракка гына өеп куелганлыгы билгеләнгән.

Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”), Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”) буенча административ беркетмәләр төзелгән. 500 мең сумлык штраф салынып, административ хокук бозуга китергән сәбәпләр һәм шартларны юкка чыгару зарурилыгы турында күрсәтмә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International