Микроскоп астындагы дөнья. Әлмәттә укучылар экологлар лабораториясендә булып кайткан

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Нәрсә ул дафния, хроматограф нигә кирәк һәм суда пычрак матдәләр барлыгын ничек белергә була? Әлмәт шәһәре 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары белән әнә шул хакта сөйләшү булган.

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе лабораториясе хезмәткәрләре укучылар өчен “төсле” химик тәҗрибәләр сериясен әзерләгән. Шулай итеп, алар балаларны әйләнә-тирә мохит белән таныштырган һәм берочтан профориентация да үткәргән. Укучылар сыйныфтан тыш чара барышында микроскопны бик зур кызыксыну белән өйрәнеп, инфузория-башмакчыкның нинди рәвешле булуын белүгә, аны тануга  ирешкән. Хезмәткәрләр шулай ук биотест, атмосфера һавасын саклау, су ресурслары һәм туфрак кебек секторлар белән таныштырган. Алар балаларны бик тә кызыклы биология дөньясына алып кереп, анализларга пробалар сайлап алу ысуллары турында сөйләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International