Кама Тамагы районы чистарып калган. Экологларның күрсәтмәләрен үтәү кысаларында 1303 кв.м мәйданда чүплек юкка чыгарылган

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Кама Тамагы күгеннән вертолетка утырып район территориясен карау-тикшерү барышында ачыкланган чүплекләр юкка чыгарылган. Октябрь аенда дүрт торак пункт – Чаллы, Олы Кариле, Келәнче авылларында, Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә туфракта калдыкларны рөхсәтсез урыннарга урнаштыру очраклары билгеләнгән булган. Пычратылган җирнең гомуми мәйданының 1303 кв.м тәшкил итүе дә исәпләп чыгарылган. Шул чагында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары территорияләрне экологик тикшерү актларын төзегән, шулай ук административ хокук бозуларга китергән сәбәпләр һәм шартларны юк итү турында күрсәтмәләр чыгарган.

Хәзерге вакытта территорияләр муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары тарафыннан тиешенчә тәртипкә салынган. Барлыгы 148 куб.м. калдык чыгарылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International